Татарстанда өстенлекле тармаклар өчен УСН буенча салым ташламалары тагын бер елга озайтылды

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

«Чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» салым салу объекты белән салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча 5% күләмендә киметелгән салым ставкасының гамәлдә булуы 2025 елга сакланып калды.

Ташлама тиешле хисап чорында керемнәренең 70 процентыннан да ким булмаган өлеше эшкәртү производствосында, төзелештә, электр энергиясен, газ һәм суны бүлүдә эшчәнлек алып барудан кергән салым түләүчеләр өчен.

Закон проекты Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов тарафыннан тәкъдим ителде һәм республика Дәүләт Советы тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

«Салым ташламасы республикада 2009 елдан бирле гамәлдә һәм ел саен озайтыла. Әлеге салым ташламасының гамәлдә булу вакыты 2025 елның 1 гыйнварына тәмамлана, шуңа күрә аны 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайту тәкъдим ителә», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул ассызыклаганча, салым ташламаларын гамәлгә ашыру шулай ук икътисадның реаль секторы үсешен һәм КУЭның сыйфатлы үсешен тәэмин итү буенча ил җитәкчелеге куйган бурычларга да бәйле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International