Кичә Татарстан башкаласында Россиядә беренче бушлай үзмәшгульләр фестивале узды. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча оештырылган зур вакыйга 700дән артык катнашучыны җыйды.
Кунакларны бай программа, файдалы һәм күңел ачу урыннары көтте. Фестиваль яңа эш башлаучы эшкуарларның сыйфатлы үсеше өчен мәйданчык булды – үзмәшгульләр яңа хокукый форма – НПД шәхси эшкуарлыкны теркәп, үз бизнесларын киңәйтә алдылар. Мондый хокукый режим үзмәшгульләрдә булган кайбер чикләүләрне бетерә, салым режимының җәлеп итүчән шартларын саклап кала.
Шулай ук Фестиваль көне буена үзмәшгульләр ярминкәсе дә эшләде. Анда республиканың 100дән артык гражданы катнашты. Ярминкә кунаклары Яңа ел бәйрәм бүләкләре - шоколад, бизәнү әйберләре, уенчыклар, кием-салым, открыткалар сатып ала алдылар. Җиһазландырылган бушлай сәүдә урыннарында үзмәшгульләр үзләре җитештергән 3,1 млн.сумлык продукцияне саткан.
Ярминкәдә катнашучылар узган чара турында уңай фикерләре белән уртаклаштылар:
Ольга Сәлахова ярминкәдә баш киемнәре саткан: «Мондый чараны оештырган өчен зур рәхмәт! Минем өчен бу яңа тәҗрибә, яңа танышулар һәм сату өчен яхшы старт».
Зайцева Алина эпоксид сумаласыннан бизәнү әйберләре тәкъдим иткән, оештырган өчен рәхмәт белдерде: «Чарада катнашу мөмкинлеге өчен оештыручыларга зур рәхмәт, мин яңа клиентлар һәм яхшы танышлар таптым».
Фестиваль такси йөртүчеләр һәм курьерлар өчен «Мин-үзмәшгуль» онлайн-интенсив җиңүчеләрен игълан итү белән тәмамланды. Декабрьдә онлайн-интенсивта 1000нән артык үзмәшгуль граждан катнашты. Уникаль программа 5 лекциядән торды, аның кысаларында чакырылган спикерлар үзмәшгульлек, һөнәри үсеш һәм шәхси күнекмәләрне үстерү турында сөйләделәр. Лекцияләр тыңлаганнан һәм тест биремнәрен узганнан соң, катнашучылар призлар өчен көрәшә алдылар - иң яхшы 10 үзмәшгуль онлайн-интенсив йомгаклары буенча кыйммәтле бүләкләр: 5 велосипед һәм бензинга бушлай 5 сертификат алдылар.
Шулай ук чаралар мәйданчыгында визаж һәм зәркән осталыгы турында сертификатлар уйнатып, воркшоплар да узды. Фестивальне концерт программасы төгәлләде, аның хедлайнеры «Комната Культуры» төркеме булды.
Фестивальне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге оештырды. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә фестивальнең барлык чаралары кунаклар һәм катнашучылар өчен бушлай узды.