Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит буенча халыкара оешма (AAOIFI) белән ВКС режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы финанс хезмәтләрен, технологияләрне һәм инновацияләрне дә кертеп, күп өлкәләрдә динамик үсеш күрсәтә.
AAOIFI белән хезмәттәшлек ислам финанслары өлкәсендә республика өчен яңа офыклар ача.
Партнерлык финанслары өлкәсендә экспертлар, Россия Федерациясе Үзәк банкы, Россия Банклары ассоциациясе һәм Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы вәкилләре катнашында узган очрашу үзара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышуга багышланган иде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның АЙОФИ Химаячеләр советы рәисе Ибраһим бен Хәлиф белән Бахрейнда узган очрашуында 2025 елда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы чараларын уздыру көннәрендә AAOIFI ислам банкингы һәм финанслары буенча конференция уздыру турында килешенгән иде.
Мондый мөһим чараны уздыру Россиядә партнерлык финансларын үстерүдә халыкара җәмәгатьчелек өчен мөһим сигнал булачак.
«Ышанам ки, уртак тырышлык белән без Казанда AAOIFI күчмә конференциясен югары дәрәҗәдә уздырачакбыз. Татарстан Республикасы AAOIFI партнерларын сәламләүгә һәрвакыт шат һәм Ислам икътисадын үстерүгә ярдәм итүче уртак инициативаларга әзер», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Шулай ук партнерлык финансларын үстерү кысаларында хезмәттәшлек чаралары планы турында да фикер алыштылар.
Нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм ислам финансларын үстерү өчен ТР Икътисад министрлыгы AAOIFI белән берлектә төп юнәлешләр буенча юл картасы төзелде.