Бүген Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми хисап-сайлау җыелышы узды.
Чарада ТР Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов катнашты.
Җыелыш кысаларында Ассоциация советы рәисе Сафин Фәрит Рәшит улы Ассоциациянең 2024 елдагы эшенә йомгак ясады һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хисап бирде.
Шулай ук контроль-ревизия комиссиясенең дә хисабы яңгырады, анда Ассоциациянең узган елгы эш нәтиҗәләре җентекләп яктыртылган иде.
Җыелышта Ассоциациянең яңа президентын сайлауга, шулай ук Ассоциация советына өстәмә сайлауларга аерым игътибар бирелде. Ассоциациянең яңа президенты итеп Нуриев Ильяс Рафаил улы билгеләнде.
Чара азагында гражданлык җәмгыятен үстерүгә зур өлеш керткән актив әгъзаларны бүләкләделәр.
Уртак тырышлык белән без Татарстанда бизнесны үстерү өчен тагын да нәтиҗәлерәк шартлар тудыра алачагыбызга ышанабыз.