Татарстан экспортерларга күрсәтелгән цифрлы хезмәтләр саны буенча илдә лидерлыкны раслады

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Татарстан «Минем экспорт» платформасы хезмәтләреннән актив файдаланган өчен беренче урында тора. «Цифрлаштыру сигезаягы» номинациясендә республика югары билгесен саклый һәм экспортерлар тарафыннан алынган электрон хезмәтләр саны буенча илдә дүртенче тапкыр лидер буларак билгеләп үтелде. Бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре Мәскәүдә экспортны яклау инфраструктурасының Бөтенроссия конференциясендә яңгырады.

Төбәкләрнең эше квартал саен өч номинациядә бәяләнә. Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге ел башыннан бирле бизнес тарафыннан платформа хезмәтләреннән актив файдалануны күрсәтеп, «Цифрлаштыру сигезаягы» номинациясендә лидер булды. Быел Татарстан дүртенче мәртәбә беренче урынга чыкты. Платформада 1000нән артык республика экспортеры теркәлгән. Агымдагы елның 11 аенда алар «Минем экспорт» платформасы сервислары аша 298 хезмәттән файдаланганнар.

Татарстан компанияләрендә аеруча популяр булган аналитик хезмәтләр – конкрет илләр базарларына чыгу үзенчәлекләре турында халыкара консультацияләрдә катнашу, экспортның өстенлекле юнәлешләрен аңлау өчен үз продукциясе турында товар-ил хисапларын йөкләү. Башка хезмәтләрдән – күмәк һәм индивидуаль стендлар составында халыкара күргәзмәләрдә катнашу. Ярдәм берьюлы ике илкүләм проект – «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» кысаларында күрсәтелә. 

«Цифрлаштыру киты» номинациясендә өченче кварталда Мәскәү өлкәсе ЭЯҮ алдынгы урынны били. Төбәк платформага иң күп санда кече һәм урта бизнес компанияләрен җәлеп иткән. Үз чиратында, «Цифрлаштыру акуласы» номинациясендә Севастополь ЭЯҮ җиңүче булган, анда үзәк хезмәтләреннән файдаланучыларның шактый өлеше «Минем экспорт» платформасында теркәлгән инде.

Исегезгә төшерәбез, «Минем экспорт» платформасы экспорт эшчәнлегенә бәйле процессларны гадиләштерү һәм оптимальләштерү өчен булдырылган һәм консультацияләр, документлар рәсмиләштерүдә ярдәм, шулай ук финанс инструментларына һәм дәүләт ярдәме программаларына керү мөмкинлеген дә кертеп, хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итә. Үзенең эшләтеп җибәрелү вакытыннан бирле платформа үзен халыкара базарларда үз урынын киңәйтергә омтылучы Россия экспортерлары өчен ышанычлы корал буларак күрсәтте.

РЭҮ экспортка ярдәм итүнең төбәк инфраструктурасын үстерү буенча директоры Наталья Минаева хәбәр иткәнчә: «Экспортерларның дәүләт белән үзара хезмәттәшлеген мөмкин кадәр гадиләштерү өчен, без "Минем экспорт" цифрлы платформасында ВЭД өчен кирәкле сервисларны актив цифрлаштырабыз. Компанияләр өчен бу иң бердәм керү ноктасы, анда хезмәтләр саны торган саен күбрәк 24х7 режимында була бара. Платформада ЭЯҮ цифрлы форматта экспорт контрактын озатып барудан башлап, халыкара күргәзмәләрдә, бизнес-миссияләрдә катнашуга, сертификацияләүгә һәм чит илгә транспортировкалауга ярдәм итүгә кадәр 12 хезмәт күрсәтелә».

«Минем экспорт» платформасы хезмәтләреннән РФдә теркәлгән теләсә кайсы юридик зат яки шәхси эшкуар файдалана ала. Бары тик интернетлы компьютерга керү мөмкинлеге, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза булу һәм безнең сайтта теркәлү генә кирәк. Бүген платформада бөтен Россиядән 35 меңнән артык юридик зат һәм шәхси эшкуар бар. Бу эре бизнес та, кече һәм урта предприятиеләр дә. 

 

Белешмә өчен: 

«Минем экспорт» цифрлы платформасы компанияләрнең экспортка чыгуын озата баручы дәүләт һәм бизнес-сервисларга онлайн-керү мөмкинлеген бирә. Платформа сервислары экспорт циклының һәр этабында төп бурычларны хәл итүне тәэмин итә. «Минем экспорт» «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты фокусларының берсе булып тора, ул чимал булмаган энергетик булмаган товарлар экспортын арттыруга юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International