Алынган акчаларның яртысы хәйрия оешмасына юнәлдереләчәк. Ярминкә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының бер өлеше булды.
Мәктәп укучыларын эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү программасын «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.
Яңа ел алдыннан Казанда өченче мәртәбә уздырыла торган чара Татарстан Республикасыннан үзләренең уникаль идеяләрен һәм продукцияләрен тәкъдим иткән 120дән артык яшь эшкуарны җыйды.
Катнашучылар үзләре җитештергән товарлар – яңа ел уенчыклары, телефоннар өчен аксессуарлар, милли элементлар белән төрле чималдан эшләнгән әйберләр, тәм-томнар һәм десертлар тәкъдим иттеләр.
Быел балалар ярминкә өчен рекордлы сумма – 140 мең сум акча эшләгән. Акчаларның яртысы традиция буенча хәйрия максатларына – тумыштан ук үзәк нерв системасының перинаталь патологиясе һәм гидроцефалия диагнозы куелган «Игелекле Казан» хәйрия оешмасы карамагындагы 22 яшьлек Павелны реабилитацияләүгә тапшырылды.
Ярминкәдә укучылар үз товарларын сатып кына калмады, ә аларны булдыру тарихлары, үзләренең бизнес-проектлары һәм әзерлек барышында очрашкан кыенлыклары белән дә уртаклаштылар.
Шулай ук ярминкәдә эшкуарлар да кунак булды, алар балалар белән шәхси бизнес-тарихлары һәм кейслары белән уртаклаштылар.
«Хәйрия ярминкәсе яхшы традициягә әверелде, ул мәктәп укучыларында эшкуарлык күнекмәләрен үстерүгә генә түгел, ә берләшүгә, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм атмосферасы булдыруга да ярдәм итә. Елдан-ел без яшүсмерләр тарафыннан эшкуарлыкка зур кызыксыну сизәбез. Бу безне, оештыручылар буларак, проектны дәвам итәргә һәм яңа идеяләрне тормышка ашырырга рухландыра», – диде Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.
Мәктәп ярминкәсе – 2024 елның актыккы чарасы. Әмма 2025 ел башында проектта катнашучылар өчен бизнес-кейслар чемпионаты узачак. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2025 елның язына планлаштырылган. Анда 12 команда катнашачак, шуларның өчесен суперприз көтә – Мәскәүгә сәфәр, анда алар «Сколково» технопаркына барачаклар.