Бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча төп инициативалар

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» юнәлеше буенча комиссия утырышында катнаштылар.

Комиссия утырышы кысаларында бизнеска ярдәм итүгә һәм аның эшчәнлеген яхшыртуга кагылышлы төп мәсьәләләр каралды:

- Бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча актуаль чаралар.

- Административ хокук бозулар турында РФ кодексының эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен җәза билгеләү һәм үтәү кагыйдәләрен җайга сала торган аерым нигезләмәләрен куллану практикасы.

- Административ йөкләнешне киметү призмасы аша дәүләт һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге.

- Салым булмаган түләүләрне системалаштыру.

- Товарларны күзәтеп тору системасына бәйле бизнеска йөкләнешнең кимүе.

- «КУЭ субъектының бер хезмәткәренә керемнең 1,2 тапкырга реаль үсешен тәэмин итү» максатчан күрсәткечен исәпләп чыгаруга якын килү.

Утырыш фикер алышу һәм Татарстан Республикасында бизнесны үстерү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән нәтиҗәле чишелешләр эшләү өчен мөһим платформага әверелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International