Татарстан Дәүләт Советы «Оешмалар мөлкәтенә салым турында»гы законга үзгәрешләр кертте, аның нигезендә республиканың яңа кунакханә объектлары салым ташламалары алачак.
Татарстан Министрлар Кабинеты әзерләгән документны Дәүләт Советына республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.
0,1% күләмендә салым ставкасын 2024 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр төзелгән «өч йолдыз» категориясендәге 50 һәм аннан да күбрәк номерлы кунакханәләр алачак.
Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, закон кунакханә бизнесын стимуллаштыру һәм республиканың номерлар фондын арттыру, шул исәптән ил өчен әһәмиятле халыкара һәм төбәкара чаралар уздыруны тәэмин итү өчен юнәлдерелгән.
Министр сүзләренчә, бу чара республикага эре инвесторларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, алар югары кунакларны, шул исәптән чит ил кунакларын кабул итүгә кирәкле уңайлылык һәм җиһазландыру дәрәҗәсендәге кунакханәләргә инвестицияләр кертергә теләячәк.
Салым ташламасы әлеге объект файдалануга тапшырылган айдан соң килүче айның 1 нче көненнән башлап 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.