2016 елның 11 октябрендә Мәскәүдә «Президент-отель» Кунакханә комплексында (Большая Якиманка ур., 24) «Россия сәнәгатен модернизацияләү: үсеш өстенлекләре» XI Милли конгрессы узачак.
Милли конгресс – бүгенге көндә актуаль булган кискен икътисадый сорауларны тикшерү процессында эшкуарлар, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмалар арасында, беренче чиратта, озакка исәпләнгән партнерлык мөнәсәбәтләрен булдыруга юнәлдерелгән ачык халыкара эшлекле мәйдан.
Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: www.nationalkongress.ru яисә конгрессның оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә була:
+7 (495) 679-82-07, +7 (495) 679-82-09, e-mail: office@rosstrategy.com