ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Кече бизнес лизинг үзәге» ҖЧҖ Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Сәнәгатьне үстерү фонды «Лизинг проектлары» дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашу өчен вәкаләтле лизинг компанияләре исемлегенә кертелде. Ул Россия компанияләренең төп җитештерү фондларын технологик коралландыру һәм модернизацияләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 

Бүген Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешенә багышланган журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VII Республика конкурсында катнашу өчен эшләрне кабул итүнең соңгы көне.

К

Мәскәүдә 12 ноябрь көнне Россиянең 13 төбәгендәге РЭҮ Белем бирү проекты тренерлары өчен дүртенче белем бирү сессиясе төгәлләнде.

РЭҮ  Белем бирү проекты оперторларының тренер-вәкилләре атна дәвамында белем бирү сессиясендә катнаштылар. Әлеге проект кысаларында катнашучыларга «Экспорт эшчәнлегенең документлар белән тәэмин ителеше» һәм «Экспорт операцияләрен таможня ягыннан тәэмин итү» курслары буенча мәгариф стандартлары бирелде.

 


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

«Идел» Яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Росмолодёжь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән «Син – эшкуар» федераль программасы кысаларында уздырылган  «Мәктәп компанияләре. Уңышлы  старт»  семинары үзенең эшен төгәлләде.

 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның ТР Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларына түбәндәге юнәлешләр буенча  кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын финанслашу программасын гамәлгә ашыруы турында хәбәр итә.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Эшкуарлар игътибарына!

 2016 елның 25-26 ноябре көннәрендә Чиләбе шәһәрендә  «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы системасын үстерү» VI Бөтенроссия конференциясе үткәреләчәк.

 

 2016 елның  11-15 ноябре көннәрендә  «Идел» Яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында инде традициягә кереп киткән «Мәктәп компанияләре. Уңышлы старт» семинары үткәрелә. Чарада бөтен Татарстаннан җыелган 100дән артык мәктәп укучысы һәм укытучылар катнаша. Семинар  «Син – Эшкуар» программасы кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «РосМолодежь» Федераль агентлыгы ярдәмендә оештырыла.

 

2016 елның 14-20 ноябре көннәрендә  Бөтендөнья эшкуарлык атналыгы үтә. Ел саен үткәрелә торган әлеге гаять киң колачлы халыкара проект 160 илне үзенә берләштерә һәм яшьләрдә эшкуарлык культурасын формалаштыруга һәм аның эшкуарлык потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. Аның төп бурычы – эшкуарлык белән кызыксынган, үз идеяләре һәм белемнәре белән уртаклашырга, киләчәктә эшкуар булырга теләгән яшьләрне дөнья күләмендә берләштерү.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Бизнес Десант 2016» белем бирү проектының икенче сезоны  7 ноябрь көнне Менделеевскида башланып китте. Эшенең беренче атнасында команда   7 муниципаль районда булды. Бу -  Менделеевск, Тукай, Зәй, Баулы, Бөгелмә, Арча  һәм Түбән Кама  районнары.

 


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Россиянең әйдәп баручы бизнес-спикерларының берсе - Глеб Архангельскийның  «Көчле карарлар: катлаулы заманнарда бизнесны ничек саклап калырга һәм арттырырга» дигән темага яңа бизнес-семинары 2016 елның 29 ноябрендә үткәрелә. Семинар Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыгы кластерлы үсешенең Кама үзәге, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән «Яр Чаллы – Россия бизнес мәгарифе үзәге» шәһәр проекты кысаларында уздырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International