«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның ТР Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларына түбәндәге юнәлешләр буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын финанслашу программасын гамәлгә ашыруы турында хәбәр итә:
- җитештерелгән продукцияне товарларны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) сертификатлаштыру, стандартлаштыру һәм экспортлау өчен кирәкле таләпләргә туры китерү буенча әзерлек эшләрендә ярдәм итү;
- интеллектуаль милекне яклауны тәэмин итү, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә патент алуга ярдәм итү буенча әзерлек эшләрендә ярдәм итү.
Программа һәм анда катнашу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә +7 (843) 524-76-70 телефон номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.