«Идел» Яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Росмолодёжь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән «Син – эшкуар» федераль программасы кысаларында уздырылган «Мәктәп компанияләре. Уңышлы старт» семинары үзенең эшен төгәлләде.
Агымдагы елның 11-15 ноябре көннәрендә уздырылган семинар чаралары мастер-классларны, тренингларны, лекцияләрне, эксперт сессияләрен һәм бизнесны планлаштыру, финанс планын төзү, командада эшли белү осталыгы һәм маркетинг буенча дәресләрне үз эченә алган иде.
14 ноябрь - дүшәмбе көнне яшь бизнесменнар Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов белән очраштылар. Министрга эчке сайлап алу йомгаклары буенча иң яхшылары дип табылган мәктәп компанияләре бизнес-презентацияләре күрсәтелде.