Эшкуарлар игътибарына!
2016 елның 25-26 ноябре көннәрендә Чиләбе шәһәрендә «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы системасын үстерү» VI Бөтенроссия конференциясе үткәреләчәк.
Конференциянең эше алышынып торучы икътисадый климат, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы системасында структур үзгәрешләр шартларында кече эшкуарлыкны үстерүгә караган көнүзәк мәсьәләләрне тикшерүгә юнәлдерелгән.
Конференцияне РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, Чиләбе өлкәсе хөкүмәте, «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү институты» КБП, Чиләбе өлкәсенең Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү фонды оештыра.
Конференцияне уздыру программасы белән биредә танышырга мөмкин.