11-15 ноябрь көннәрендә республикада Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Мәктәп компанияләре. Уңышлы старт» семинары үткәрелә

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

 2016 елның  11-15 ноябре көннәрендә  «Идел» Яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында инде традициягә кереп киткән «Мәктәп компанияләре. Уңышлы старт» семинары үткәрелә. Чарада бөтен Татарстаннан җыелган 100дән артык мәктәп укучысы һәм укытучылар катнаша. Семинар  «Син – Эшкуар» программасы кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «РосМолодежь» Федераль агентлыгы ярдәмендә оештырыла.

Биш көн дәвамында мәктәп укучылары өчен бизнесны планлаштыру, финанс менеджменты, маркетингы һәм команда төзү буенча тренинглар һәм мастер-класслар үткәрелә. Нәтиҗәдә укучылар үз мәктәпләрендә мәктәп компаниясен эшләтеп җибәрү һәм үстерүнең юл картасын эшләргә тиешләр. Һәр команданың эш нәтиҗәсе буларак бизнес-презентация уздырыла, алар арасында конкурс смотры 14 ноябрь көнне үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International