Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Бизнес Десант 2016» белем бирү проектының икенче сезоны 7 ноябрь көнне Менделеевскида башланып китте. Эшенең беренче атнасында команда 7 муниципаль районда булды. Бу - Менделеевск, Тукай, Зәй, Баулы, Бөгелмә, Арча һәм Түбән Кама районнары.
14-18 ноябрь көннәрендә «Бизнес Десант» командасы Питрәч, Сарман, Кукмара, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Иске Чүпрәледә булырга ниятли.
Әлеге муниципаль районнарның барлык эшкуарларын проектта катнашырга чакырабыз! Бушлай теркәлү, җентекләп төзелгән календарь һәм «Бизнес Десант» экспертлар турында мәгълүмат - bizdesant.ru. сайтында.