Мәскәүдә 12 ноябрь көнне Россиянең 13 төбәгендәге РЭҮ Белем бирү проекты тренерлары өчен дүртенче белем бирү сессиясе төгәлләнде.
РЭҮ Белем бирү проекты оперторларының тренер-вәкилләре атна дәвамында белем бирү сессиясендә катнаштылар. Әлеге проект кысаларында катнашучыларга «Экспорт эшчәнлегенең документлар белән тәэмин ителеше» һәм «Экспорт операцияләрен таможня ягыннан тәэмин итү» курслары буенча мәгариф стандартлары бирелде.
Белем бирү проекты (www.exportedu.ru) – экспорт эшчәнлеген алып бару буенча кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен укыту һәм экспортка ярдәм итүнең төбәк инфраструктурасы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча Россия экспорт үзәге тарафыннан эшләнгән системалы программ продукт. Белем бирү проектының социаль челтәрләрдәге берләшмәләре: Facebook -www.facebook.com/ExportEdu, Vkontakte - www.vk.com/exportedu, Twitter - www.twitter.com/Export_Edu.