Исегезгә төшерәбез, 2016 елның сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ») эшли.
Дәүләт власте федераль органнарының дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен камилләштерү һәм шулай ук 2013 елдан бирле кире элемтә алу өчен хезмәт күрсәтүләргә даими сыйфат мониторингы Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша башкарыла.
Бүгенге көндә гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.
2 февральдә икътисад министры Артём Здунов «Структур реформалар һәм тотрыклы икътисади үсеш приоритетлары» юнәлеше буенча Алексей Кудрин рәислегендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Икътисади совет эш төркеменең дүртенче утырышында катнашты. Утырышның темасы — «2024 елга кадәр бюджет сәясәтен чикләүләр һәм озак вакытлы перспективага бурычлар».
2017 елның 15-16 сентябрендә Россия Федерациясе субъектларының балансланган социаль икътисади үсешен тәэмин итүгә, регионнарның социаль-икътисади торышында регионара дифференциацияләнгән дәрәҗәне кыскартуга һәм яшәү сыйфатына юнәлтелгән «Россия регионнары үсешенең иң яхшы практиклары» форумы булачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Югары бизнес мәктәбе (КФУ) белән берлектә LondonBusinessSchool профессоры Ричард Джолли катнашында «Хөкүмәт», «Бизнес» һәм «Фән» юнәлешләре буенча тыңлаучыларның өч төркеме өчен ике көнлек белем бирү семинары уздырды.
Бүген РФ Президенты каршындагы Икътисади Советның эш төркеме утырышыннан соң Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Төркия банклары вәкилләре - Зираат Банкы Президенты Әхмәт Җамал Йылдырым һәм Кредит Европа Банкы Өлкән Вице-президенты Вердиев Асәд Йылмазулы белән очрашу уздырды.
«ТЭСК» ЧҖЧнең «Үзйөрешле изоляцияләнгән үткәргечле һава-бүлү челтәрләре өчен асылмалы линия арматурасын җитештерүне оештыру» инвестиция проекты «ЯР Чаллы» ТОСЭРда эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә рөхсәт бирелде. Карар «ЯР Чаллы» ТОСЭРда эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявканы карау буенча Комиссиянең чираттагы утырышында кабул ителде.
2016 елның маенда Россиядә беренче тапкыр старт алган Россия Сбербанкының һәм Google компаниясенең «Бизнес-класс» проекты , Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уңышлы дип танылды. Бу хакта Сбербанк башлыгы Герман Греф РФ премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашуда сөйләде.
Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 1 февральдә «Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 2016 елда төп эш нәтиҗәләре һәм 2017 ел бурычлары турында» йомгаклау коллегиясе булды.