Тверь өлкәсендә «Иң яхшы 2017 ел Россиясе» форумы уза

2017 елның 3 феврале, җомга

2017 елның 15-16 сентябрендә Россия Федерациясе субъектларының балансланган социаль икътисади үсешен тәэмин итүгә, регионнарның социаль-икътисади торышында регионара дифференциацияләнгән дәрәҗәне кыскартуга һәм яшәү сыйфатына юнәлтелгән «Россия регионнары үсешенең иң яхшы практиклары» форумы булачак.

Әлеге чара кысасында «Ваклап сатуны һәм хезмәтләрне үстерү», «Сәнәгать», «Авыл хуҗалыгы», «ITтехнологияләр һәм инновацияләр», «Туризм» һәм башка категорияләр (номинацияләр) буенча конкурс сайлавына гариза бирү мөмкинлеге бар.

Катнашу өчен гаризалар электрон почта адресы буенча кабул ителә: ab@socprojects.org. Контакт телефоны: 8 (967) 126 66 45. Җентекле мәгълүмат  форумның  http://rusregions.top/ сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International