Артём Здунов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Икътисади советның эш төркеме утырышында катнашты

2017 елның 3 феврале, җомга

2 февральдә икътисад министры  Артём Здунов  «Структур реформалар һәм тотрыклы икътисади үсеш приоритетлары» юнәлеше буенча   Алексей  Кудрин рәислегендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Икътисади совет эш төркеменең дүртенче утырышында катнашты.  Утырышның темасы — «2024 елга кадәр бюджет сәясәтен чикләүләр һәм озак вакытлы перспективага бурычлар».

Утырышта докладлар белән Россия Федерациясенең финанс министры  Антон Силуанов һәм тышкы сәүдәнең Бөтенроссия академиясе ректоры Сергей Синельников-Мурылёв чыгыш ясады. Эш төркемендә катнашучылар озак вакытлы тотрыклы икътисади үсеш белән бюджет арасында баланслылык тәэмин итү өчен шартлар тудыруда   баланс саклау кирәклеген билгеләде. Әлеге тема кысасында кеше капиталына инвестицияләр кертүне арттыру һәм бизнеска салым киеренкелеген арттырмау юлы белән бюджет маневрын гамәлгә ашыру кысасында төрле  тәкъдимнәр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International