ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Машиналар төзелеше кластеры әгъзасы -  «ЗАВОД «ПРОФТЕРМО» ЧҖЧның Ачык ишекләр көне булды.

Россия инвестиция форумы – бу ил икътисады һәм аның заман тенденцияләрен, Россиянең инвестицияләр һәм икътисади потенциалын, бизнесның чит ил һәм Россия, сәяси, эксперт һәм медиа берләшмәләр вәкилләре арасында элемтә урнаштыруны үстерү мәсьәләләрен карау өчен традицион мәйданчык.


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 8  февралендә Казан шәһәренең «Югары технологияләр өлкәсендә  «ИТ-парк технопаркы» ГАУ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин «Россия регионнарының интеллектуаль мөлкәте һәм икътисады» II Халыкара  форумын ачты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хәҗәр белән очрашу кысаларында партнерлык банкингы системаларын Ислам законнарының тиешле нормаларына һәм таләпләренә туры китерү мәсьәләләре турында фикер алышты

2017 елның 2-3 мартында Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында «Техник һәм иҗтимагый фәннәрнең төп юнәлешләрен заманча тикшерү» Халыкара фәнни–практик конференциясе була.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» (алда Фонд) коммерция булмаган оешма  "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында" 2007 елның 24 июлендәге 209–ФЗ Федераль законның 15,2нче статьясындагы 6нчы өлешенә ярашлы рәвештә    2017 елның гыйнварында Фондның  7 868,0 мең гомуми суммасында 14 поручительлек бирүе турында хәбәр итә. Ярдәм алган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары исемлеге кушылып бирелә

Россия Федерациясе Хөкүмәте информацион аралашу барышында документларны электрон төрдә алмашу кагыйдәсенә үзгәрешләр кертте (2017 елның 24 гыйнварындагы 63нче карары белән).

Бүген Казан ратушасында «түгәрәк өстәл» эш режимында Эшмәкәр йортын төзү концепциясе каралды.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы операцион эшчәнлеген туктаткан банклар клиентлары – эшмәкәрләр өчен «Тотрыклылык» ташламалы программасы буенча микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды» НО эш графигы үзгәрү турында хәбәр итә. Микрозаймнар бирүгә гаризалар кабул ителә: дүшәмбе - җомга 8.00дән  20.00 сәгатькә кадәр, шимбә  8.00дән  17.00гә кадәр, якшәмбе – ял көне. Телдән мөрәҗәгать итүче эшмәкәрләр өчен «Кайнар линия»  (843) 524-90-90 – көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

2017 елның 3 февралендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыены депутаты Ирек Зиннуров җитәкчелегендә эш төркеменә беркетелгән Россия Федерациясенең федераль максатчан һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысасында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсен карау һәм шулай ук «ИнноКам» инновацион-производство аерымланган территориаль үзәген төзү Концепциясе проектларын һәм чараларын карау  буенча 14нче эш төркеменең утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International