Агымдагы елның 15-16 февралендә Артём Здунов яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, Түбән Кама һәм Менделеевск моношәһәрләре чыгымнарын «Моношәһәрләр үсеш фонды» НО (алда – ФРМ) финанслауларына заявкалар әзерләү мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмәне уздырды.
Бүген Гранд Отель Казанда (Петербургская ур.,1) «Менеджментның нәтиҗәле системалары: сыйфат, инновацияләр, тотрыклы үсеш» VI Халыкара фәнни-практик форумы башланды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Сәүдә объектларының террорчылыкка каршы сакланышы таләпләрен һәм сәүдә объектының иминлек паспорты формаларын раслау турында» карары буенча халыкка консультацияләр уздыру турында Россия Икътисади үсеш министрлыгына йогынтыны көйләүне бәяләү Департаментының мөрәҗәгате килде .
2017 елның 15 – 16 февралендә Татарстан Республикасына Кама кластер үсеше үзәге озатуында регионның инновацион инфраструктурасы территориаль кластерлары идарәче компанияләре хезмәттәшлеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан Орлов өлкәсе делегациясе килде. Делегациядә катнашучылар составына эшмәкәрлекне яклау Фонды һәм Орлов өлкәсе кластер үсеше үзәге һәм Навигацион-телематик кластер (ГЛОНАСС) идарәче компаниясе вәкилләре керде.
Бүген конференциянең беренче көнендә контроль-күзәтчелек реформасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча шул исәптән региональ дәрәҗәдә панель сессиясе булды.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау Фонды» НО Татарстан Республикасы экспортны яклау Үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә Санкт-Петербургның импортны алмаштыру һәм һәм локализацияләү Үзәге эшендә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә.
Мәскәүдә 2017 елның 14 февралендә Россия Федерациясе Президенты билгеләгән Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеше максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышы булды.
14 февральдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендә кабул иткән 173-р(Стандарт) күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандартларын кертү мәсьәләсе турында сөйләште.
2017 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунального хуҗалыгы министрлыгында «Төзелешкә һәм территориаль планлаштыруга рөхсәт алу» максатчан моделен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды һәм анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
2017 елның 15 февралендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов рәислегендә «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» Коммерция булмаган партнерлык» Берләшмәсе коллегиясенең чираттагы утырышы булып узды.