ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Яр Чаллыда 2017 елның  13 февралендә Татарстан Республикасы  икътисад министры Артём Здунов 28нче комплекста яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда  Артём Здунов Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше һәм   2017 елга бурычлары турында сөйләде.

2017 елның 28 февралендә Мәскәүдә (Марриотт Роял Аврора) The Moscow Times эшлекле газетасы үзенең «Интеллектуаль мөлкәт: закон новеллалары һәм суд практикасы» махсус проектын тәкъдим итә.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2016 елның октябрендә «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (алда – АСИ)  АНОда 2017 елда Форсайт-флотлар уздыру хокукына Россия Федерациясе регионнары өчен конкурс игълан ителде. 2016 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр  АСИ регионнардан заявкалар кабул итү алып барды.

2017 елның 10 февралендә РФ икътисади үсеш министры   Евгений Елин  РФ Дәүләт Думасының пленар утырышында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында ФЗ проектын тәкъдим итте.


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Бүген Артем Здунов вакытында үзе укыган Казанның 5нче лицее өлкән сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.


10
февраль, 2017 ел
җомга

Питрәч районының алдагы үсеше өчен резервы җитәрлек. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетның 2016 елгы социаль-икътисадый үсешенә һәм 2017 елгы бурычларына багышланган Питрәч район Советы  утырышында әйтте.

Яңалыклар федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә төзелгән закупкалар планнарына да, шул дәрәҗәдәге план-графикларга да кагылды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 гыйнварындагы төзәтмәләр кертелгән карарлар положениеләренең күбесе 31 гыйнвардан гамәлгә керә башлады.

10 февральдә  Апас муниципаль район Советының 2017 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары  буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Фәрит Мөхәммәтшин катнашында утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Совет утырышында «Татарстан Республикасының 2016 елда  социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында» доклад белән икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры, Россия инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International