Татарстан Республикасына Орлов өлкәсе делегациясе килде

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 15 – 16 февралендә Татарстан Республикасына Кама кластер үсеше үзәге озатуында регионның инновацион инфраструктурасы территориаль кластерлары идарәче компанияләре хезмәттәшлеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан Орлов өлкәсе делегациясе килде. Делегациядә катнашучылар составына эшмәкәрлекне яклау Фонды һәм Орлов өлкәсе кластер үсеше үзәге һәм Навигацион-телематик кластер (ГЛОНАСС) идарәче компаниясе вәкилләре керде.

Беренче көн нәтиҗәләре буенча  делегатларның Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды, Татарстан Республикасы Кама кластер үсеше үзәге һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды  җитәкчеләре белән эшлекле очрашуы булды.  Очрашу кысасында яклар эшмәкәрлекне яклау  формалары тәҗрибәсе белән уртаклашты, производство өлкәләрен кластерлаштыруның гомуми проблемалары каралды, Кама ЦКР һәм  Орлов өлкәсенең эшмәкәрлекне яклау Фонды белән хезмәттәшлек итү килешүенә кул куелды. КФУның фундаменталь медицина һәм биология Институтының  симуляция һәм имитация укулары Үзәгендә булдылар, шулай ук эшчәнлекләре махсус виртуаль симуляторлар ясауга юнәлтелгән  (проектлау) республиканың инновацион инфраструктурасы объекты булган   «Медицина фәне үзәге» медицина симуляторларының региональ инжиниринг үзәгенә дә бардылар.

Көн ахырында Орлов өлкәсеннән коллегалар Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында булып, анда дәүләт комитеты рәисе урынбасары   Артур Абдрәшитов туризм өлкәсендә өстенлекле юнәлешләр һәм туризм өлкәсен үстерү стратегиясе һәм аларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Орлов өлкәсендә Туристлык кластеры үсеше кысасында   делегатлар зур кызыксыну белән «5 ветров» туристлык кластерын төзү буенча Татарстан проекты белән танышты.

16 февральдә делегатлар регионның инновацион инфраструктурасы, аерым алганда, Лаеш районында ИТ-кластерының ICL-КПО ВС компания-катнашучысы инженер үзәге эше белән танышуларын дәвам иттеләр. Аларга студентларны һөнәргә өйрәтү өчен  ICL-КПО ВС компаниясе эшләгән «Карьера порталы» кластер проектларының берсе булган Татарстан Республикасы  предприятиеләрендә кулланылган компания карарларын тәкъдим иттеләр. «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләре региональ инжинринг үзәгендә үзәкнең   директоры Руслан Янбаев республиканың машина төзелеше һәм төзелеш кластерларында катнашучы предприятиеләр өчен   инжиниринг хезмәтләрен үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук  Кама ИННОКАМ инновацион территориаль-җитештерү кластерында    «НП «КИТПК» Ассоциациясе вице-президенты  Марат Гайнуллин белән сөйләшү дә булды. Очрашу нәтиҗәсе булып катнашучыларның конкурентлыгын тәэмин иткән ике регионның тотрыклы кластерлар юлын алып баруда тәҗрибә уртаклашу торды. Регион инновацион инфраструктурасын тәмамлаучы объект булып «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Татарстан Республикасы   ИТ-кластерында катнашучылар белән очрашу һәм шулай ук территориаль кластерлар үсеше стратегиясен (программаларын) эшләү буенча воркшоп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International