Моношәһәрләр Түбән Кама һәм Менделеевскны моношәһәрләр үсеше фондына заявкаларын әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 15-16 февралендә  Артём Здунов яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, Түбән Кама һәм Менделеевск моношәһәрләре чыгымнарын «Моношәһәрләр үсеш фонды» НО  (алда – ФРМ) финанслауларына заявкалар әзерләү мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмәне уздырды.

Киңәшмәләрдә ФРМ субсидияләрен алуга заявкалар әзерләү буенча Түбән Кама һәм Менделеевск  моношәһәрләренең юл карталарын гамәлгә ашыру барышын карадылар. Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан заявкалар әзерләү буенча актив бердәм эш алып бару дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International