«Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры Коммерция булмаган партнерлык» Берләшмәсе Коллегиясенең чираттагы утырышы булды

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

2017 елның 15 февралендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов рәислегендә  «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» Коммерция булмаган партнерлык» Берләшмәсе коллегиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Коллегия кысасында «Нижнекамскнефтехим» ПАО һәм «КАМАЗ» ПАО үсеш стратегияләренең төп юнәлешләре каралды, 2016 елда Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары үсешенең Кама кластер үзәгенә йомгак ясалды һәм 2017 елга бурычлар куелды.

Болардан тыш, Зәй дәүләт район электростанциясен рекострукцияләү һәм Урал белән Урта Иделне  берләштергән энергосистемасы арасында тотрыклы электр элемтәсе урнаштыруны тәэмин итү максатыннан чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

Коллегия әгъзаларына нәтиҗәләренә карап КФУ базасында «Яшь инноватор мәктәбе»” һәм «Star-Up инновация мәктәбе»” вузара программаларын яклау карары кабул ителгән  венчур финанславы белән инновацион проектлар вузара акселератор Концепциясе тәкъдир ителде һәм шулай ук «2014-2020 елларда Татарстан Республикасының икътисади үсеше инновацион икътисады» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысасында белем бирү программаларын финанслау мөмкинлеге каралды.

Коллегия утырышы барышында термик эшкәртү технологияләренең Региональ фәнни-җитештерү үзәге – коллектив куллану, үсеш һәм термоэшкәртүнең яңа технологияләре үсеше һәм үзләштерү үзәге төзүгә кагылган мәсьәлә каралды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International