Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указын үтәүне оештыру буенча эш төркеме утырышы булып узды

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә 2017 елның 14 февралендә Россия Федерациясе Президенты билгеләгән Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеше максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышы булды.

Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 566-606нчы указларында каралган йөкләмәләрен башкару барышы, докладлар бирүнең билгеләнгән срокларына ярашлы рәвештә каралды.

Утырыш көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмалар  һәм шулай ук аның эшчәнлеге мониторингы сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасын булдыру торды.

Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Каюмов Айдар Марат улы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International