Калининград өлкәсендә 16-18 февральдә дәүләт идарәсе реформасы мәсьәләләре буенча конференция уза

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген конференциянең беренче көнендә контроль-күзәтчелек реформасын гамәлгә ашыру  мәсьәләләре буенча шул исәптән региональ дәрәҗәдә  панель сессиясе булды.

Сессия кысаларында контроль-күзәтчелек вәкаләтләрен гамәлгә ашыру сыйфатын арттыру, систематизацияләү, мәҗбүри таләпләрнең санын кыскарту һәм  актуализацияләү, хәвеф-хәтәр-юнәлешле карашны үзләштерү, мәҗбүри таләпләрне бозу комплекслы профилактикасы  системасын куллану, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү системасын үзләштерү мәсьәләләре каралды. Аерым игътибар региональ дәрәҗәдә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы проектына бирелде, шулай ук федераль проектлардан компонентлар кертү исәбенә региональ реформаларны киңәйтү мөмкинлеге каралды. 

Сессия эшендә  Россия  Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов, Россия Федерациясе элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары – статс-секретарь Олег Пак, башкарма власть федераль органнары һәм субъектларның башкарма власте органнары вәкилләре катнашты.  Татарстан Республикасыннан конференция эшендә икътисад министры урынбасары Айрат Шамсиев катнаша.

Конференциянең икенче көнендә пленар утырыш кысасында дәүләт идарәсен камилләштерү һәм 2017 елга бурычлар өлешендә Россия  Федерациясе субъектларының рейтинглары нәтиҗәләре күрсәтеләчәк. Конференциянең өченче көнендә Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген оештыруның максатчан моделен үзләштерү мониторингы буенча эш төркеменең киңәйтелгән утырышы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International