Казанда «Менеджментның нәтиҗәле системалары: сыйфат, инновацияләр, тотрыклы үсеш» VI Халыкара фәнни-практик форумы башланды

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Гранд Отель Казанда (Петербургская ур.,1) «Менеджментның нәтиҗәле системалары: сыйфат, инновацияләр, тотрыклы үсеш» VI Халыкара фәнни-практик форумы башланды.

Әлеге Форум кысаларында пленар сессия уздырылды, түгәрәк өстәлләр уздыру, компанияләр үсешенең яңа юнәлешләрен эшләүгә юнәлтелгән Россиянең һәм чит илләрнең  әйдәп баручы белгечләре чыгышлары, теоретик һәм практик тәҗрибә уртаклашулар һәм заманча идарә технологияләренә өйрәтүләр планлаштырылган.

 Форум кысаларында Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгыннан тәбрикләү  чыгышы белән инвестиция һәм инновация эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Ольга Родина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International