Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен Санкт-Петербургның импортны алмаштыру һәм локализацияләү Үзәге эшендә катнашырга чакыралар

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау Фонды»  НО Татарстан Республикасы экспортны яклау Үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә Санкт-Петербургның импортны алмаштыру һәм һәм локализацияләү Үзәге эшендә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Санкт-Петербургның импортны алмаштыру һәм локализацияләү Үзәгендә (алда – Үзәк) Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге  кураторлык  иткән Татарстан Республикасының даими гамәлдәге  стенды урнаштырылган. Татарстан Республикасы эшмәкәрләре транспорт, азык-төлек сәнәгате, суднолар төзү, машина төзү, агросәнәгать комплексы, туризм һәм башка өлкәләр юнәлешләренә багышланган тематик атналык кысасында үз продукцияләрен тәкъдим итә алалар. 2017 елның 28 февраленнән 2 мартка кадәр өлкәара  « Экспортны яклау атнасы: Россиядә эшләнгән. Экспортка ясалган» өлкәара атналыгы узачак.

Татарстан Республикасы стенды беренче көненнән үк катнашучылар арасында зур кызыксыну уята. Татарстан Республикасының даими вәкиллеге тарафыннан  18 тематик атна кысасында 32 Татарстан предприятиесе тәкъдир ителде, республикада импортны алмаштыру һәм Татарстан предприятиеләре продукциясен алга җибәрү мөмкинлекләре буенча инвестицияләрне җәлеп итү буенча доклад белән чыгыш ясады. Үзәк мәйданында «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» Коммерция булмаган партнерлыгы» Берлеге,  «ТР машиналар төзелеше кластеры» Берлеге, ООО «КЭР-Инжиниринг» ЧҖЧ, «Интеграл +» НПФ ЯАҖ һәм башка Татарстан Республикасы компанияләренең Төньяк-Көнбатыш  регионы  предприятиеләре арасында хезмәттәшлек турында берничә Килешүгә кул куелды.

Татарстан Республикасы эшмәкәрләре  Санкт-Петербургның импортны алмаштыру һәм локализацияләү Үзәге эшендә катнаша ала. Катнашу мәсьәләләре һәм Татарстан Республикасы стенды эшендә элемтәдә торучы - Шаяхмәтов Ш.И. Телефон: (812) 323-12-27, +7 (911) 117-35-40, элемтә өчен адресы: shayakhmetov.tatarspb@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International