ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча Федераль корпорация» АҖ эшләгән «Эшмәкәр әлифбасы» бушлай тренингы уздырылуы турында хәбәр итәбез.

 

2017 елның 4 мартында  Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 7нче  Спартакиадасы чаңгы узышларыннан башланып китте. Ярышлар Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт базасында узды.

 


4
март, 2017 ел
шимбә

Россия Банкының 2017 елның 3 мартындагы ОД-542, ОД-546, ОД-550нче боерыклары белән «Татфондбанк»ПАО,  «Интехбанк»ПАО һәм «АНКОР БАНК» (АҖ) лицензияләре алынып, «Түли алмау (банкротлык) турында» Федераль законга ярашлы рәвештә, конкурс управляющие билгеләнгәнче яисә  «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Федераль законның 23,1нче маддәсенә ярашлы рәвештә, ликвидатор билгеләнгәнгә кадәр Россия Банкы хезмәткәрләреннән торган  вакытлыча администрация билгеләнде.

 


3
март, 2017 ел
җомга

Россия Икътисади үсеш министрлыгы үзенең 2017 елның 27 гыйнварындагы  Д28и-336нчы хаты белән  закупкада катнашучының  генподряд буенча эшләргә рөхсәте турында кенәгә күрсәтергә яисә закупкалар буенча документлар тутыруга карап, капиталь төзелешләр объектлары иминлегенә тәэсир итә торган эш төрләренә рөхсәтен күрсәтергә тиешлеге турында аңлатма бирә.

 

Россия Хөкүмәтенең 2017 елның  16 февралендәге 197нче Карары белән якынча хәвеф-хәтәр чыгу очрагы кулланылган дәүләт контроле төрләре исемлегенә хезмәт хокукы нормалары кертелгән хезмәт законнары һәм башка норматив актлар үтәлешенә федераль дәүләт күзәтчелеге белән тулыландырылган.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының 2017 елның гыйнвар ае өчен социаль-икътисади үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.

 

Чара 2017 елның 7 апрелендә Г.В. Плеханов исемендәге РЭУда була.

 


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир  Путинның коммерциячел булмаган оешмаларга, аларның халыкка социаль хезмәтләр күрсәткән өчен региональ һәм муниципаль социаль программалар акчасының 10%ын этаплап юнәлтү турында  юлламасы кысасында Россия Икътисади үсеш министрлыгы иҗтимагый файдалы хезмәтләр  башкаруга бәйле норматив хокукый документларга күзәтү чыгарды.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы коммерциячел булмаган оешмалар игътибарын хәзерге вакытта уңышлы гамәлгә ашырылучы берничә файдалы проектка юнәлтә.

 


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Россия Хөкүмәтенең 2017 елның 13 февралендә кабул ителгән 177нче карары белән тикшерү кәгазьләрен эшләү һәм раслауга гомуми таләпләр (контроль сораулар исемлеге) расланды. Тикшерү кәгазьләре җирле үзидарә органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, башкарма хакимиятнең федераль органнарының контрольлек (күзәтчелек) итәргә вәкаләте булган шуңа ярашлы хакимият органнарының хокукый актлары белән расланачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International