Россия Банкының 2017 елның 3 мартындагы ОД-542, ОД-546, ОД-550нче боерыклары белән «Татфондбанк»ПАО, «Интехбанк»ПАО һәм «АНКОР БАНК» (АҖ) лицензияләре алынып, «Түли алмау (банкротлык) турында» Федераль законга ярашлы рәвештә, конкурс управляющие билгеләнгәнче яисә «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Федераль законның 23,1нче маддәсенә ярашлы рәвештә, ликвидатор билгеләнгәнгә кадәр Россия Банкы хезмәткәрләреннән торган вакытлыча администрация билгеләнде.
Лицензия алыну кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерү өчен кертелгән мораторий срогы беткәнче банк операцияләрен алып бару хокукларын чикләми, шул исәптән «Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы» дәүләт корпорациясенең вкладларга страховой түләүләрен юкка чыгармый.
Валюта вкладларын кертеп, соратып алуга кадәр булган вкладларда һәм ашыгыч вкладларда урнаштырылган гражданнар акчалары (АСВ аша капланырга тиешле); агымдагы исәп-хисапларда, шул исәптән хезмәт хакы, пенсияләр һәм стипендияләр ала торган банк карталарында сакланган акча; шәхси эшмәкәрләрнең шәхси исәпләре страховкаланган дип исәпләнә. Страховой түләүләр вкладчыга аның банктагы барлык исәп-хисаплары буенча, шул исәптән эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен ачылган вкладлар 100 процент түләнә, әмма 1,4 млн сумнан арттырылмый. Страховка белән компенсацияләнмәгән акча банк ликвидацияләнү барышында беренче чираттагы кредиторлар таләпләре составында каплана (эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен ачылган ИП исәп-хисаплары өчен — өченче чиратта торучылар составында). Чит ил валютасындагы банк вклады буенча (исәп-хисап) страховой очрак тулган көнгә страховка Россия банкы курсы буенча рубльдә түләнә.
Страховой түләү тәртибе турында өстәмә мәгълүматны вкладчылар АСВ кайнар линиясе телефоны буенча (8-800-200-08-05), шулай ук АСВ сайтының «Вкладларны страховкалау/Страховой очраклар» бүлегендә ала алалар (www.asv.org.ru).
Вакытлыча администрациянең төп бурычы булып кредит оешмасының мөлкәте (активлары) бәясен билгеләү максатыннан кредит оешмасын тикшерү, түли алмау (банкротлык) билгеләрен ачыклау һәм Россия Банкының арбитраж судка кредит оешмасын банкрот дип тану һәм юкка чыгару юлламасын әзерләү булып тора.
Арбитраж судның кредит оешмасын банкрот дип тануы турында карар кабул итүе конкурс производствосын ачуга нигез була. Конкурс производствосы бер елга кертелә.
Конкурс управляющиенең төп бурычы булып кредиторлар таләпләре реестрын һәм шулай ук конкурс массасын төзү тора.
Конкурс массасыннан «Түли алмау турында (банкротлык)» 127нче-ФЗ Федераль законының 189.92нче маддәсендә билгеләнгән чиратта кредит оешмаларының кредиторлар каршында бурычларын үтәү буенча алып барыла.
Беренче чиратта кредит оешмасы белән банк вкладлары (исәпләре) буенча төзелгән килешүләр буенча физик затларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китергән өчен җаваплылык каралганча, физик затларның таләпләре канәгатьләндерелә (әгәр дә исәпләре законда каралганча, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен юридик зат булмыйча ачылган эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган затлардан кала), «Россия Федерациясе банкларында физик затлар вкладларын страховкалау турында» ФЗга ярашлы рәвештә аңа күчерелгән банк вкладлары (исәпләре) килешүләре буенча АСВ таләпләре үтәлә.
Икенче чиратта хезмәт килешүе буенча эшләгән һәм эшләүче затларның хезмәтенә һәм выходной пособиеләр түләү буенча таләпләр, лицензия алынганчы интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре авторларын бүләкләүләргә түләү таләпләре, физик затлар табышларына һәм профсоюз әгъзасы взносларына салым суммасына банк операцияләре алып бару буенча таләпләре үтәлә.
Өченче чиратта беренче һәм икенче чиратка кермәгән башка таләпләр (шул исәптән юридик затлар таләпләре) канәгатьләндерелә.