2017 елның 4 мартында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 7нче Спартакиадасы чаңгы узышларыннан башланып китте. Ярышлар Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт базасында узды.
Татарстан Республикасы Икътисади министрлык командасы Анастасия Чертопятова, Ильяс Галимов, Ләйлә Кәримова һәм Руслан Галиуллин составында Татарстан Республикасы Президент аппараты командасын гына алга җибәреп, икенче урын алды. 3нче урын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасында.
Узышларда 130га якын чаңгычы катнашты. Көрәш бик киеренке барды. Табигать шартлары да үз эшен эшләде, 3 градус җылылык булды.
Безнең команда бөтен кыенлыкларны җиңә алды. Котлыйбыз.
Алдагы шахмат буенча ярышлар март ахырында булачак.