Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен «Эшмәкәр әлифбасы» бушлай тренингына чакырабыз

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча Федераль корпорация» АҖ эшләгән «Эшмәкәр әлифбасы» бушлай тренингы уздырылуы турында хәбәр итәбез.

«Эшмәкәр әлифбасы» программасы үз бизнесын ачарга яисә яңа  бизнес-проект гамәлгә ашырырга теләгән кешеләргә юнәлтелгән. Программада бизнес-идея барлыкка килеп предприятие теркәлгәнче бизнес төзү өчен кирәкле адымнар җентекләп күрсәтелгән. Программаны өйрәнү һәм үзләштерү нәтиҗәсе булып яңа предприятиенең эшләнгән бизнес-планы һәм яңа проектны эшләтеп җибәрү тора.

«Эшмәкәр әлифбасы» Программасы буенча өйрәнү узганнан һәм  бизнесны эшләтеп җибәргәннән соң эшмәкәр бизнес үсешенә һәм предприятие белән идарә итүне камилләштерүгә, шулай ук бизнесның финанс һәм производство күрсәткечләрен яхшыртуга юнәлтелгән осталыкларга өйрәтү буенча эшләүче эшмәкәрләргә каралган «Эшмәкәрлек мәктәбе» программасы буенча укулар уза ала.

Казанда «Эшмәкәр әлифбасы» Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында түбәндәге адрес буенча була: Мәскәү ур., 55нче йортта 13еннән 17 мартка кадәр һәм  2017 елның 20сеннән  24 мартка кадәр.

Яр Чаллы шәһәрендә «Эшмәкәр әлифбасы» бизнес-инкубирование Үзәгендә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Энтузиастлар бульвары, 11нче йортта 2017 елның 10сыннан 14 апрельгә кадәр һәм 2017 елның 17сеннән 21 апрельгә кадәр.

Әлеге тренингта катнашырга теләүчеләрнең түбәндәге телефон буенча шалтыратулары (843) 524-90-90, яисә  cpp.rt@yandex.ru электрон адресына  «Тренинг «Азбука предпринимателя» билгесе астында язып җибәрүләре  сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International