Россия Хөкүмәтенең 2017 елның 16 февралендәге 197нче Карары белән якынча хәвеф-хәтәр чыгу очрагы кулланылган дәүләт контроле төрләре исемлегенә хезмәт хокукы нормалары кертелгән хезмәт законнары һәм башка норматив актлар үтәлешенә федераль дәүләт күзәтчелеге белән тулыландырылган.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 гыйнварыннан якынча хәвеф-хәтәр чыгу очрагы кулланылган дәүләт контроле (күзәтчелеге) аерым төрләрен оештырганда дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнарына элек кертелгән «Дәүләт контроле һәм (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 294-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертелгән иде. Дәүләт контроленең аерым төрләрендә якынча хәвеф-хәтәр чыгу очрагы моделенә күчү механизмын этаплап эшләү максатыннан 2016 елның 17 августыннан Хөкүмәт карары белән 2018 елның 1 гыйнварына кадәр кулланыла ала торган контроль төрләре исемлеге расланган. Хәзер бу исемлек хезмәт хокукы нормалары кертелгән хезмәт законнары һәм башка норматив актлар үтәлешенә федераль дәүләт күзәтчелеге белән тулыландырылган.
Болардан тыш, документ белән хезмәт хокукы нормалары кертелгән хезмәт законнары һәм башка норматив актлар үтәлешенә федераль дәүләт күзәтчелеге турында Положениегә үзгәрешләр кертелә (Хөкүмәтнең 2012 елның 1 сентябрендәге 875нче Карары белән расланган).
Кертелгән үзгәрешләр белән раслана:
- элек кертелгән якынча хәвеф-хәтәрчыгу очрагы категориясендәге үзгәрешләргә карап, эш бирүчеләр эшчәнлегенә якынча хәвеф-хәтәр очрагы чыгу категориясе бирү турында карар кабул итүче вазифадагы затлар;
- якынча хәвеф-хәтәр чыгу очрагы категорияләре;
- эш бирүчеләр эшчәнлеген аерым хәвеф-хәтәр критериясенә кертү;
- хәвеф-хәтәр категориясенә кертелгән эш бирүчеләр эшчәнлеген планлы тикшерүләр вакыты аралыгы.
Якынча хәвеф-хәтәр чыгу очрагын кертү хезмәт өлкәсендә федераль дәүләт контроле органнарының матди, финанс һәм кадрлар ресурсларын оптималь кулланганда хезмәт өлкәсендә контроль-күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрергә, эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына административ киеренкелекне киметергә мөмкинлек бирә.