Татарстан Республикасы коммерциячел булмаган оешмалар игътибарына!

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Россия Икътисади үсеш министрлыгы коммерциячел булмаган оешмалар игътибарын хәзерге вакытта уңышлы гамәлгә ашырылучы берничә файдалы проектка юнәлтә.

Мәсәлән, Мәскәүдә социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалар өчен аралашу мәйданчыгы буларак кызыклы   инициатива – «Благосфера» проекты. «Благосфера»ның миссиясе — гражданнарның шәхси социаль җаваплылыгы үсешенә тәэсир итү, аларны социаль тирәлекне яхшыртуда катнашуга аңлы җәлеп итү. «Благосфера» — кешеләргә, шәһәргә ярдәмнең төрле ысулларын белү, социаль проектларда катнашу,  НКОга һәм үз берләшмәләре үсеше өчен ярдәм табу мөмкинлеге биргән үзәк.

«Благосфера»ның  facebookта аккаунты бар, анда эшнең ничек оештырылуын, нинди кызыклы чаралар уздырылуын күрергә һәм нәтиҗәләрен белергә була. Инициативаның адресы - https://www.facebook.com/blagosfera.space/.

 «Социаль технологияләр теплицасы» проекты - бу коммерциячел булмаган секторлар белән IT- белгечләр арасында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән җәмәгать мәгариф проекты.

Проектның миссиясе — гражданлык онлайн-кушымталарын төзү культурасын үстерү (ничек итеп онлайн-кушымталар төзү, нинди җәмәгать проблемаларын информацион технологияләр ярдәме белән хәл итү).

Проект бурычлары арасында — гражданлык катнашуында һәм җәмәгать проблемаларын хәл итүдә инновацион челтәрле кушымталар төзү; коммерциячел булмаган оешмалар күрсәтә торган хезмәтләр сыйфатын яхшырту һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International