Россия Хөкүмәтенең 2017 елның 13 февралендә кабул ителгән 177нче карары белән тикшерү кәгазьләрен эшләү һәм раслауга гомуми таләпләр (контроль сораулар исемлеге) расланды. Тикшерү кәгазьләре җирле үзидарә органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, башкарма хакимиятнең федераль органнарының контрольлек (күзәтчелек) итәргә вәкаләте булган шуңа ярашлы хакимият органнарының хокукый актлары белән расланачак.
-Тикшерү кәгазьләре формасының берничә мәҗбүри параметры барТикшерү кәгазе формасын куллану өлкәсен тиңләштерү мөмкинлеген биргән контроль (күзәтчелек) төрен, юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең, производство объектлары эшчәнлеге төрен (төрләрен), аларның типларын һәм (яки) аерым характеристикаларын, хәтәрлек категориясен, куркынычлык классын (категориясен) күрсәтү;
-Контроль (күзәтчелек) органы исеме һәм тикшерү кәгазе формасын раслау турында тикшерү актлары реквизитлары;
-Җаваплары юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең тикшерү предметы булган таләпләрне үтәве яки үтәмәве турында дәлилләүче мәҗбүри таләп һәм (яки) таләпләр, эчтәлеген чагылдыручы сораулар исемлеге.
Расланган тикшерү кәгазьләре “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрдә тикшерү (күзәтчелек) органнарының рәсми сайтларында басылырга тиеш.