ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

2017 елның 4-5 мартында Казан шәһәрендә Профсоюзның терәк ноктасы – 2017 Форумы булып, анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре – профсоюз әгъзалары (Исмәгыйлов А.А., Ибраһимов А.Т., Кадушкин Р.В., Сәйфетдинов И.М.) катнашты.

 


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 6сыннан 9 мартка кадәр Лейпциг ярминкәсендә  «Z-2017» автокомпонентлары җитештерүчеләренең традицион күргәзмәсе һәм   «Intec» машиналар  төзү күргәзмәсе үткәрелде. 

 

Конференцияне оештыручылар – «Сколково» робототехник үзәк, Сколково фән һәм технология институты (Сколтех), Мәскәү технология институты. Конференция «Сколково» Технопаркында  2017 елның 21 апрелендә узачак. Бер көн дәвамында пленар утырышлар, робототехник проектлар күргәзмәләре һәм мастер-класслар булачак.

 


7
март, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 7 мартында Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты билгеләгән, Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеше максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең чираттагы утырышы булды.  

 

Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан «ИК «ТФБ Финанс» ЧҖҖ клиентлары мәнфәгатьләрен яклау буенча «Татфондбанк» ПАО вкладчыларының банк идарә итүенә тапшырылган килешүләрен дөрес түгел дип тану турында иск гаризаларын бирү һәм аларга страховой түләүләр өчен ярашлы реестрга кертү буенча эш оештырылган.

 

МСП субъектларына «Корпорация «МСП» АҖ зур заказчысы закупкаларында катнашу үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирүне арттыру максатыннан чыгып,  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә   2011 елның 18 июлендәге «Юридик затларның аерым төрләренең товарлар, эшләр, хезмәтләр  закупкалары турында» федераль законның 223-ФЗга ярашлы рәвештә «Роснефть» НК ПАО үрнәгендә закупкаларда катнашу мәсьәләсенә кагылышлы  семинар уздырыла.

 


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

«Татфондбанк» ПАО белән идарә итү буенча вакытлыча администрация кредиторларга   "Түли алмау турында (банкротлык)" Федераль законының 189.32нче маддәсенең 192нче пунктына ярашлы рәвештә үз таләпләрен түбәндәге адреслар буенча  бирү мөмкинлеге турында  хәбәр итә: 

 

«Татфондбанк» ПАҖ һәм «ИнтехБанк» ПАҖ клиентларына, вкладларны аеру буенча гамәлләргә бәйле «Вкладларны иминиятләштерү Агентлыгы» дәүләт корпорациясе вкладлары буенча түләүләрне каплау реестрына кермәгән  физик затларга; вкладлар буенча түләүләрне каплау күләме белән риза булмаган физик затларга; шулай УК АСВга запрос җибәреп, рәсми җавап алмаган физик затларга хәбәр итәбез.

 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспортка юнәлтелгән  предприятиеләрен «ТехИнноПром» сәнәгатендә технологияләр һәм инновацияләр егерменче Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Ул 2017 елның 23еннән 26 майга кадәр Минск шәһәрендә була (Беларуссия Республикасы). Рәсми яклауны  Белоруссия Республикасы Министрлар Советы күрсәтә.

 

РФ Хөкүмәте 2017 елның 3 мартында БДБ илләре арасында дәүләт сатып алулары өлкәсен көйләү кагыйдәләре һәм процедуралары турында беркетмәне ратификацияләү турында закон проектын кабул итүгә ризалык бирде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International