Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның коммерциячел булмаган оешмаларга, аларның халыкка социаль хезмәтләр күрсәткән өчен региональ һәм муниципаль социаль программалар акчасының 10%ын этаплап юнәлтү турында юлламасы кысасында Россия Икътисади үсеш министрлыгы иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаруга бәйле норматив хокукый документларга күзәтү чыгарды. Әлеге мәгълүмат белән түбәндәге сылтамадан танышырга була: http://nko.economy.gov.ru/PortalNews/Read/3465.
Шулай ук Россия ФАСының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларны рекламага кертү мәсьәләсе буенча аңлатмасы басылган, бу СМИдә НКО исемнәрен бирү проблемасына өлешчә җавап бирә (http://nko.economy.gov.ru/PortalNews/Read/3436).