Артём Здунов Түбән Кама муниципаль районы эшмәкәрләре съездында доклад белән чыгыш ясады

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Түбән Камада Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регионы эшмәкәрләренең Беренче Съезды уза .

Съезд  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Түбән Кама   муниципаль районы башкарма комитеты,  «Татарстан Республикасы Яр Чаллы сәүдә-сәнәгать  палатасы» Союзы ярдәмендә оештырыла. Чара Түбән Кама районы  һәм Татарстан Республикасы   "Закамье"  регионы кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен яклау кысасында уздырыла.

Пленар утырышта  Татарстан Республикасы икътисад министры  Артем Здунов, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, ТР Сәүдә-сәнагать палатасы рәисе Шамиль Агиев, «Татнефтехиминвест-холдинг»  ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты.

«Бүгенге көндә  Татарстанда  165 мең  МСБ субъекты исәпләнә, бу  узган елгыдан   3,8%ка күбрәк. Шуларның  33%ы — Закамье эшмәкәрләре» – дип  хәбәр итте Артём Здунов.

«Татарстан буенча барлыгы кече һәм урта бизнеста   479 мең кеше шөгыльләнеп, шуларның 152 меңе Закамье регионында эшли. Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының әйләнеше  2016 елда  1,2 трлн. сум тәшкил итте».

Көн дәвамында Түбән Кама муниципаль районы  эшмәкәрләр съездында Түбән Кама муниципаль районы һәм  Face-to-face партнерлары товар җитештерүчеләре күргәзмәсе уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International