18 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регионы эшмәкәрләренең I Съезды кысасында «Предприятиенең сәүдә-закупка эшчәнлеге. Процессларны автоматлаштыру. Дәүләт закупкалдары. IT-технологияләр» 5нче секция үз эшен алып барды.
Әлеге секция эше барышында ТР буенча 1нче МРИ ФНСның операцион контроль бүлеге җитәкчесе Александр Комиссаров 2017 елда сәүдә-закупка эшчәнлегенә кагылышлы законнарга яңалыклар кертелү турында сөйләде. «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтә агентлыгы» ДУП генераль директоры Яков Геллерның чыгышы bp.zakazrf.ru. электрон биржа мәйданчыгы өстенлекләре турында сөйләде. Сәүдә һәм закупка эшчәнлеген автоматлаштыру турында доклад белән «ПФ «СКБ Контур» ЯАҖ өстәмә офисы җитәкчесе Андрей Подкин чыгыш ясады.
Эксперт буларак Татарстан Республикасы Президенты каршындагы кулланучылар хокукын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов чакырылган иде. Секциянең модераторы булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының конкуренция үсеше бүлеге җитәкчесе Ильяс Галимов тора.
Исегезгә төшерәбез, конкуренция дәрәҗәсен арттыруга, сәүдә-закупка эшчәнлеген камилләштерүгә, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне яклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар,Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандартларын гамәлгә ашыру кысасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча кабул ителгән юл картасына кертелгән.
Конкуренция үсеше стандарты регионның товарлар һәм хезмәтләр базарында конкуренция үсешенә шартлар тудыруга, региональ власть органнары эшенең үтәкүренмәлелеген, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау өчен стимуллар булдыруга һәм административ барьерларны юкка чыгаруга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Ренспубликасы вәкаләтле башкарма власть органы булып тора.
Татарстан Республикасында стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Министрлык сайтының «Конкуренция үсеше» бүлегендә урнаштырылган (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).