Үзәк Федераль округның ГЧП буенча II Форумы 19 апрельдә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәт йортында була

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

19 апрельдә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәт йортында Үзәк Россиядә регионнарның инфраструктур проектларына кызыксыну уяту өчен шартлар тудыру мәсьәләсенә багышланган форум була. Чара Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте ГЧП үсеше Үзәге белән бергә стратегик инициативалар Агентлыгы һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

ГЧП кысасында базар шартларында бюджеттан тыш финанслауны җәлеп иткән механизмнар үсеше актуальлеген исәпкә алып,  Форум мәйданчыкларында Үзәк федераль округ составына кергән барлык  РФ субъектлары, федераль власть органнары вәкилләре, инфраструктур компанияләр һәм җәмәгать оешмалары, финанс институтлары җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук ГЧП өлкәсендә әйдәп баручы  Россия экспертлары җыелачак.

Форумның эш программасы кысасында проект инициативаларын яклау Бөтенроссия программасының беренче стратегик сессиясе була. Программа  Федерация Советы һәм стратегик инициативалар Агентлыгы ярдәмендә  ГЧП үсеше Үзәге тарафыннан җибәрелгән һәм аеруча уңышлы  региональ һәм муниципаль ГЧП-инициативаларын сайлауга юнәлтелгән. Пленар дискуссиядә форумда катнашучылар шәхси инвестицияләр җәлеп итү өчен  институциональ тирәлек төзү, региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә инфраструктура үсешен планлаштыру, проект идарәсе һәм ГЧП проектларын озатып баруны финанслау идарәсе мәсьәләләрен караячаклар.  ГЧПның аеруча уңышлы практиклары тәкъдир итү сессиясендә күрсәтеләчәк, анда  «квалификацияле заказчылар» һәм шәхси партнерлар ГЧП проектларын инициацияләү һәм катнашуда барлыкка килгән төп сорауларны тикшерәчәк.

Перспектив өлкәләрдә проектларның инвестицион җәлеп итүчәнлеген  арттыру темасы да игътибарсыз калмаячак – эксперт сессиясе кысасында сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында проектларны гамәлгә ашыру перспективалары каралачак.

Эш программасының йомгаклау өлешендә ГЧП принципларында инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе әлегә булмаган  халык-хокукый берәмлекләрдә иң яхшы региональ һә муниципаль тиражлауны тәэмин иткән дискуссияләрдә катнашучыларга киңәшләр биреләчәк.

Форум программасы белән түбәндәге сайт аша җентекләбрәк танышырга һәм теркәлү узарга була: http://p3cfo.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International