Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярашлы закон проектын агымдагы елда ук эшләргә җыена.
Хәзерге вакытта МФЦлар түләүләрне турыдан-туры кабул итә алмыйлар, акчаны бары махсус куелган банкоматлар һәм терминаллар аша гына кертергә була. Россия Минфины тарафыннан МФЦларга хезмәт күрсәткән өчен дәүләт пошлинасын үзләрендә түләү мөмкинлеге бирүне караган федераль закон проекты эшләнгән. Россия Икътисади үсеш министрлыгы аңа өстәмә рәвештә салым түләүләрен кертүне дә тәкъдим итте, әмма Россия Федерациясе Хөкүмәтендә карау нәтиҗәләре буенча бу тәкъдимне аерым закон проекты буларак кабул итү турында карар чыгарылды.
Салымнар һәм пошлиналар түләү өчен МФЦда түләүләрне кабул итү өчен аерым тәрәзәләр һәм операцион кассалар кую планлаштырыла. Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча андый түләүләрне кабул итү өстәмә мөмкинлек бирә, әмма ул МФЦларның бурычы булып тормый, чөнки акча исәп-хисапларын ясау өчен ярашлы биналар булырга һәм алар законнарда билгеләнгәнчә каты таләпләргә җавап бирергә тиеш. Россия Икътисади үсеш министрлыгы мондый функционал беренче чиратта зур торак пунктларга һәм зур МФЦларга кирәк дип исәпли.
МФЦларга салым түләү өчен акча кабул итү мөмкинлеге бирү турында закон проекты Россия Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Минфины һәм Россия Минюсты тарафыннан бергә әзерләнергә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә карауга 2017 елның көзендә кертелергә тиеш.