Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды аена 1 процент ставкасы белән факторинг исәбенә кече һәм урта бизнесны яклау мөмкинлеген арттырды.
2015 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1718нче- р (Стандарт) күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандартын кертү кысасында ел саен Татарстан Республикасы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр базарында конкурентлык тирәлеге торышы һәм үсеше мониторингы уздырыла. Сезнең игътибарга 2016 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән (ОВЗ) балаларга психолого-педагогик ярдәм базарында конкурентлык торышы һәм үсеше мониторингы нәтиҗәләрен бирәбез.
Кичә, 22 июньдә, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Регионда интеллектуаль милек базарын ясау һәм үстерү» VI Региональ фәнни-практик конференциясе булды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешен уртача ашыгыч фаразлауны булдыру кысасында Казанда, Яр Чаллыда, Алабугада, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Чистайда муниципалитетлар, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстанстат, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында 14еннән 22 июньгә кадәр ведомствоара эш төркеменең берничә утырышын уздырды.
«Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» Федераль законның 8нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль законның ярашлы проекты Россия МЧСы тарафыннан эшләнде. Әлеге үзгәрешләр «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» приоритет программасын гамәлгә ашыру кысасында әзерләнде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 июнендәге 707нче карары белән юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшерү барышында тикшерү битләрен куллану мөмкинлеген караган федераль дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге турында Положениегә үзгәрешләр кертелде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә түләү тәртибен камилләштерүгә бәйле рәвештә «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын хуплады.
2017 елның 19 июнендә РЭЦ Төркеме катнашу ноктасы булачак 8 регион белән партнерлык килешүенә кул куелды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге комиссиясе Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның күп функцияле үзәкләрдә бердәм гариза бирү юлы белән берничә дәүләт (муниципаль) хезмәте бирелү мөмкинлеге өлешендә үзгәрешләр кертү» федераль законы проектын хуплап чыкты. Закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралачак.
Бүген, 21 июньдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасына составында «Ульяновск өлкәсе үсеш корпорациясе» АҖ, «ПОЭЗ «Ульяновск АҖ һәм һәм«Регионның индустриаль парклары Идарәче компаниясе» ЧҖҖ вәкилләре кергән Ульяновск өлкәсе делегациясе визиты кысасында киңәшмә булып узды.