МФЦда берничә дәүләт хезмәтен бердәм гариза буенча алырга була

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  закон проекты эшчәнлеге комиссиясе   Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның күп функцияле үзәкләрдә бердәм гариза бирү юлы белән берничә дәүләт (муниципаль) хезмәте бирелү мөмкинлеге өлешендә үзгәрешләр кертү» федераль законы проектын хуплап чыкты. Закон проекты  Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралачак.

Хәзерге вакытта, әгәр гариза бирүчегә берничә дәүләт һәм (яисә)  муниципаль хезмәт алырга кирәк булса, аңа һәр хезмәт буенча МФЦда гариза язарга кирәк һәм һәр хезмәт нәтиҗәсен алу өчен  аерым килергә туры килә, бу  «бер тәрәзә» принцибына бик үк ярашып бетми.

Закон проекты кабул ителү гражданинга МФЦда бер тормыш ситуациясе кысасында, мәсәлән, бала туганда, үз бизнесыңны ачып җибәргәндә, йорт төзегәндә һәм башка очракларда берничә дәүләт һәм (яисә) муниципаль хезмәт күрсәтү турында бер комплекслы гариза бирү мөмкинлеге бирәчәк.

Шул ук вакытта МФЦга гариза бирүче исеменнән кирәкле документлар комплектын җыю һәм һәр хезмәтне комплекслы запрос буенча алып бару, шул исәптән аларны күрсәтү турында гаризага кул кую хокукы биреләчәк. Болардан тыш, бу   МФЦ базасында аеруча күп соралган һәм социаль мәгънәгә ия булган хезмәтләр санын арттырачак, гражданнарның  финанс һәм вакытлыча чыгымнарын киметәчәк, коррупция элементларының кимүенә китерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы МФЦда аеруча популяр 150 төр хезмәт алырга була:  федераль органнар хезмәтләре (Росреестр, Салым хезмәте, МВД, Пенсия фонды һәм башкалар.),  «Корпорация «МСП» АҖ, ЗАГС органнары хезмәтләре һәм  муниципаль хезмәтләр (җир-милек мөнәсәбәтләре, архитектура, архив һәм башка өлкәләр), шулай ук башка хезмәтләр.

МФЦ эше турында тагын да тулырак информация, күрсәтелүче хезмәтләр, шулай ук контакт мәгълүматлары  МФЦ Порталында бирелгән: http://mfc16.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International