2017 елның 19 июнендә РЭЦ Төркеме катнашу ноктасы булачак 8 регион белән партнерлык килешүенә кул куелды.
Беренче партнерлык ноктасы бу елның 8 июнендә «Россиядә эшләнгән» региональ трегы кысасында Рязань өлкәсендә экспортны яклау үзәгенең җирле базасында төзелгән.
19 июньдә тагын сигез регион белән килешүгә кул куелды: Татарстан, Башкортостан Республикалары, Приморск, Красноярск крайлары, Ульяновск, Омск, Томск, Орлов өлкәләре белән.
Региональ партнерның төп бурычы булып РЭЦ Төркемнәрен яклау чаралары турында региональ предприятиеләргә хәбәр итү һәм аларны алуда ярдәм итү тора. Партнерлык килешүе кысасында РЭЦ Төркеме хезмәтләрен популярлаштыруга һәм шулай ук экспорт эшчәнлеген алга җибәрүгә юнәлтелгән чаралар уздыру планлаштырыла.
Петр Фрадков, РЭЦ Төркеме башлыгы: «Региональ партнерлар чит ил контрагентлары запрослары буенча Россия товарларын, эшләрен һәм хезмәтләрен эзләүне алып барачак. РЭЦ, үз чиратында, региональ партнер урыннарда хезмәтләр җыелмасын мөстәкыйль сайлап ала алсын өчен Төркем продуктлары белән таныштырачак. Бу атна ахырында ук инде РЭЦ финанс яклавы кораллары һәм шулай ук фронт-офис белән эшләү буенча партнерлык инфраструктурасы хезмәткәрләре өчен вебинар уздырачак. Ноябрьдә Төркем хезмәтләре буенча РЭЦ Белем программасы модуле чыгачак».
Региональ РЭЦ катнашу нокталары «Халыкара кооперация һәм экспорт үсеше системалы чаралары» приоритет проектына ярашлы рәвештә төзелә.