ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Форумның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, Татарстан Республикасы Машина төзү кластеры һәм Яр Чаллы ш. Башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан Республикасының Кама кластер үсеше үзәге чыгыш ясый.  Чараның генераль партнеры – KUKA Robotics компаниясе.

 

28 ноябрьдә Россиядә өченче мәртәбә #ЩедрыйВторник акциясе – бөтендөнья хәйриячелек көне узачак, аның төп максаты хәйриячелек мәдәниятен үстерүдән гыйбарәт. 

Беренче #ЩедрыйВторник Россиядә 2016 елның 29 ноябрендә узды. Анда 900дән артык оешма (коммерциягә карамаган оешмалар, бизнес, дәүләти һәм муниципаль структуралар, ММЧ редакцияләре, театр коллективлары һәм музейлар һ.б.) катнашты.
 Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән инициативага Россия төбәкләре дә кушылды. Нәтиҗәдә илебезнең 124 торак пунктында Калининградтан алып Камчаткага кадәр 1500 артык хәйрия чарасы узды, ә ММЧда 2000 артык мәкалә басылып чыкты. 

 

Казанда 13-14 ноябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәгендә Универсиада Авылы территориясендә Дәүләти-хосусый партнерлык буенча I Идел буе федераль округы форумы узды. Чара Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ДХП Милли Үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.

 


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Динар Шакиров белән Анастасия Чертопятова "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" IV республика конкурсында җиңеп чыкты.

"Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының 12 дәүләт хезмәткәре җиңүче дип танылды, алар арасыннан 2 хезмәткәр – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан.

2017 елның 10 ноябреннән башлап Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасында КФҮ" дәүләт бюджет учреждениесенең Көньяк филиалына өстәмә офис – Хезмәтләр күрсәтү үзәге эшли, ул Саклык банкы бүлеге бинасында урнашкан, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Җиңү Пр., 62/4 й.

Хезмәтләр күрсәтү үзәгендә физик һәм юридик затларга "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

КФҮ хезмәтләр алганда мөрәҗәгать итүчеләр кирәкле түләүләрне һәм дәүләт пошлинасын түли ала, хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен хезмәтләр порталыннан файдаланырга мөмкин. Саклык банкындагы КФҮ офисында мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү өчен 4 тәрәзә эшләтү күздә тотыла.

КФҮ офисының эш режимы: дүшәмбедән җомгага кадәр: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе – ял. Әлеге офис эше турында тулырак мәгълүматларны КФҮ сайтыннан алырга була: http://mfc16.tatarstan.ru.

 


11
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Хөрмәтле икътисадчылар һәм икътисад эшчәнлегенә турыдан-туры катнашы булган белгечләр!

Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез – Икътисадчы көне белән котлыйм.

Бу бәйрәм илебездә инде икенче ел рәттән билгеләп үтелә, ватан икътисадын прогрессив һәм планлы рәвештә үстерүне тәэмин итүгә тырыш һәм җаваплы хезмәте белән зур өлеш кертүче кешеләрне хөрмәтләү – бик яхшы гореф-гадәт ул.

Балансланган икътисад – төбәкнең чәчәк ату нигезе, ә сезнең эшчәнлек шушы тигезлеккә ирешү өчен хезмәт итә.

Мин ышанам, Сезнең хезмәт көндәшлеккә сәләтле булуны ныгытуга, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм төбәкнең инвестиция ягыннан кызыклы булуын арттыруга һәрчак ярдәм итәчәк.

Сезгә эшегездә яңадан-яңа үрләр яулауны, идеяләрне һәм проектларны уңышлы гына тормышка ашыруны, сәламәтлек, бәхет һәм гаилә бәхете теләп калам!


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Заявкалар Мәскәү вакыты белән 2017 елның 10 ноябреннән иртәнге 10:00 сәгатьтән 2017 елның 25 декабренең иртәнге 10:00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен узган һәм инновацияле продукция булдыруны яисә җитештерүне җәелдерергә планлаштыручы кече инновация предприятиеләренә бюджетка карамаган акча белән 100% дәрәҗәсендә өстәмә финанслану шарты белән 15 миллион сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтү.

 

Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарында проект эшчәнлеген оештыру кысаларында 10-11 ноябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты тарафыннан, РАНХиГС Проект менеджменты үзәге белән берлектә, "Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнарында өстенлекле проектларны тормышка ашыру һәм проектлар белән идарә итүне үстерү" эксперт семинары үткәрелә.

"Төбәкнең башкарма хакимият органнарында проектлар белән идарә итүне үстерү" панель дискуссиясендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

Семинар кысаларында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" өстенлекле проектын тормышка ашыру өчен алты "пилот" төбәге арасыннан берсе буларак сайлап алынган.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкалар карау буенча республика комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

Комиссия утырышында "Техника-Агро" ҖЧҖнең "Авыл хуҗалыгы тагылма техникасын җитештерүне оештыру" инвестиция проектын тормышка ашыру буенча заявкасы хупланды.

Якын киләчәктә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты һәм "Техника-Агро" компаниясе арасында социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында Килешү төзеләчәк.  Килешү төзелгәннән соң Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы "Техника-Агро" ҖЧҖ Россиянең социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләре резидентлары реестрына кертү өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгына мәгълүмат юллаячак.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе "Россия Федерациясендә дәүләти һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) турында" федераль закон проектын хуплады.

Тулаем алганда, федераль закон проекты дәүләти һәм муниципаль контрольлек өлкәсен, аның нәтиҗәлелеген һәм файдалылыгын артыру, гражданнарның һәм оешмаларның эшчәнлегенә артык тыкшынуны киметү юлы белән, комплекслы рәвештә системалы үзгәртеп коруга юнәлдерелгән һәм түбәндәгеләрне күздә тота:

– контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә карата гамәлдәге куркыныч-юнәлеш алган институт алымын үстерү;

– контроль-күзәтчелек эшчәнлеген уздырганда гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын гарантияләүдә җәелдерелгән система куллану;

– федераль, төбәк контроль (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль төрләренең тулы исемлеген беркетү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International