Артем Здунов "Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнарында өстенлекле проектларны тормышка ашыру һәм проектлар белән идарә итүне үстерү" эксперт семинарында катнашты

2017 елның 10 ноябре, җомга

Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарында проект эшчәнлеген оештыру кысаларында 10-11 ноябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты тарафыннан, РАНХиГС Проект менеджменты үзәге белән берлектә, "Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнарында өстенлекле проектларны тормышка ашыру һәм проектлар белән идарә итүне үстерү" эксперт семинары үткәрелә.

"Төбәкнең башкарма хакимият органнарында проектлар белән идарә итүне үстерү" панель дискуссиясендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

Семинар кысаларында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" өстенлекле проектын тормышка ашыру өчен алты "пилот" төбәге арасыннан берсе буларак сайлап алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International