Закон проекты эшчәнлеге буенча комиссия дәүләти һәм муниципаль контрольлек турында закон проектын хуплады

2017 елның 10 ноябре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе "Россия Федерациясендә дәүләти һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) турында" федераль закон проектын хуплады.

Тулаем алганда, федераль закон проекты дәүләти һәм муниципаль контрольлек өлкәсен, аның нәтиҗәлелеген һәм файдалылыгын артыру, гражданнарның һәм оешмаларның эшчәнлегенә артык тыкшынуны киметү юлы белән, комплекслы рәвештә системалы үзгәртеп коруга юнәлдерелгән һәм түбәндәгеләрне күздә тота:

– контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә карата гамәлдәге куркыныч-юнәлеш алган институт алымын үстерү;

– контроль-күзәтчелек эшчәнлеген уздырганда гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын гарантияләүдә җәелдерелгән система куллану;

– федераль, төбәк контроль (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль төрләренең тулы исемлеген беркетү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International