Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә инвестиция проектын тормышка ашыру буенча "Техника-Агро" ҖЧҖ заявкасы хупланды

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкалар карау буенча республика комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

Комиссия утырышында "Техника-Агро" ҖЧҖнең "Авыл хуҗалыгы тагылма техникасын җитештерүне оештыру" инвестиция проектын тормышка ашыру буенча заявкасы хупланды.

Якын киләчәктә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты һәм "Техника-Агро" компаниясе арасында социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында Килешү төзеләчәк.  Килешү төзелгәннән соң Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы "Техника-Агро" ҖЧҖ Россиянең социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләре резидентлары реестрына кертү өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгына мәгълүмат юллаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International