Ярдәм фонды "Коммерцияләшү" конкурсына заявкалар кабул ителә башлавы турында хәбәр итә

2017 елның 10 ноябре, җомга

Заявкалар Мәскәү вакыты белән 2017 елның 10 ноябреннән иртәнге 10:00 сәгатьтән 2017 елның 25 декабренең иртәнге 10:00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен узган һәм инновацияле продукция булдыруны яисә җитештерүне җәелдерергә планлаштыручы кече инновация предприятиеләренә бюджетка карамаган акча белән 100% дәрәҗәсендә өстәмә финанслану шарты белән 15 миллион сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтү.

Конкурс буенча элемтә затлары:

Мезин Яков Геннадьевич mezin@fasie.ru;

Кукушкин Сергей Владимирович kukushkin@fasie.ru.

Заявканы Сез Фонд-М автоматлаштырылган системасы аша түбәндәге адрес буенча тапшыра аласыз: http://online.fasie.ru.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматлар белән Сез сайтта таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International